Дмитрий Медведев Төркия белән инвестицион проектларны туктатырга вәгъдә итте

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 Россиянең "Су-24" хәрби очкычына  Төркия һөҗүменә бәйле рәвештә, Россия  бу ил белән инвестицион проектларны туктатырга ниятли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәте утырышында белдергән.

Аның сүзләренчә, кичә Екатеринбургта РФ Президенты белән икътисади чаралар мәсьәләсе турында фикер алышынган. Нәтиҗәдә, Хөкүмәткә икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә агрессия актына җавап бирү чаралары системасын эшләргә йөкләнелгән. Карарлар 2016 елның 30 декабрендәге "Махсус икътисади чаралар турында"гы закон нигезендә кабул ителәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International