Татарстан Республикасы берничә юнәлеш буенча Кытайның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе генераль секретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашуында сүз барды. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Хэ Чжэньвэй Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай делегациясенең "Алабуга" махсус икътисади зонасында һәм Казан вертолетлар заводында танышу экскурсиясендә булганнары хакында хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, күптән түгел Татарстан делегациясенең Кытай Халык Республикасына сәфәре барышында агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан-Кытай фондын булдыру турында Килешү имзаланды (2015 елның октябрь ае). Әлеге килешү кысаларында Кытай инвесторлары катнашында үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелектә проектлар гамәлгә ашырылачак.
Безнең Татарстан Республикасына сәфәребез әлеге килешүгә нигезләнгән, диде Хэ Чжэньвэй, без аны гамәлгә ашыруга әзер, бу безнең алга таба үсешебездә мөһим сегмент. Аның сүзләренчә, бүген Кытай базарларына яңа җитештерелгән продуктлар китерүгә ихтыяҗ бар, авыл хуҗалыгы товарларына ихтыяҗ зур.
Хэ Чжэньвэй интеренет аша азык-төлек товарларын сату кебек популяр хезмәт күрсәтүне мисал итеп китерде. Әлеге юнәлешне Татарстан Республикасы белән бергә гамәлгә ашырып була, дип саный ул, бал, он һәм башкалар товар була ала. Хэ Чжэньвэй, гомумән, агросәнәгать комплексында уртак проектларны гамәлгә ашыруда кызыксынуын күрсәтте.
Әңгәмәнең икенче темасы - Татарстан Республикасы һәм Кытайның Казан вертолет заводында вертолетлар җитештерүдә хезмәттәшлеге. Хэ Чжэньвэй аңлатуынча, Кытай базары гомумгражданлык авиациясе өчен перспективалы, аеруча җиңел вертолетлар әһәмиятле. Ул Кытайдагы махсус икътисади зоналарның берсендә вертолетлар җитештерү буенча производство ачуны тәкъдим итте. Шунда ук белгечләрне өйрәтү, продукция күргәзмәсе һәм техниканы сатуны оештырып була.
Яклар шулай ук махсус икътисади зоналарны үстерүдә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Без Россиядә 32 МИЗ эшли һәм алар арасында инвесторлар өчен иң кызыклысы - "Алабуга" МИЗ, диде Хэ Чжэньвэй.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны йомгаклап белдергәнчә, Татарстан Республикасы белән Кытай партнерлары белән бөтен бу юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү бик кызыклы. Аның сүзләренчә, хәзер һәр юнәлеш буенча төгәл адымнар турында сөйләшү мөһим, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.