Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Доллар буенча сатулар 65,93-66,24 сум тирәсендә башланган, уртача минут ярым эчендә курс 66,17 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта евро курсы 70,3 сумга җиткән. Бивалюта кәрзине 68,03 сум тәшкил иткән.

Доллар гамәлдәге рәсми курстан 49 һәм евро 60 тиенгә югарырак булган.

Экспертлар рубль курсы төшүне нефтькә дөнья бәяләре кимү белән аңлата.  Җомга сатулары барышында Ливиядән ягулык җибәрү күләме арту перспективасында нефть бәясе кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International