Казанда Ставрополь крае делегациясе белән ТР сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Ставрополь крае икътисади үсеш министры Андрей Мурга җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Анда Татарстан белән Ставрополь крае арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләштеләр.

Узган ел Татарстан белән Ставрополь крае арасындагы төбәкара товар әйләнеше 1,96 млрд сум тәшкил итте, диде Альберт Кәримов. Ставрополь крае белән республиканың нефть химиясе һәм машина төзелеше комплексы, шулай ук азык сәнәгате предприятиеләре хезмәттәшлек итә.

Альберт Кәримов Ставрополь крае делегациясенең Татарстанга визиты ике яклы хезмәттәшлекне ныгыта, төбәкара товар әйләнешен арттыра, Россия товар җитештерүчеләре продукциясен этәрү мөмкинлеге бирәчәгенә ышануын белдерде.

Андрей Мурга Татарстан җитәкчелегенә һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республикага сәфәрнең бай эчтәлекле программасын төзүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның инновацион үсеш, заманча технологияләрне кертү, инфраструктураны үстерү буенча алдынгы тәҗрибәсен, Татарстан һәм Ставрополь краеның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлеген киңәйтү белән кызыксынуын билгеләп үтте.

Делегация «IT-парк», «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ, «КАМАЗ» ҖЧҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышты, шулай ук ТРның Саба муниципаль районында булды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International