IТ-паркта узган Kazan Startup Weekend-2015 килешүләренең күләме миллион доллардан арткан

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

IТ-паркта узган Kazan Startup Weekend-2015 инвестицион килешүләренең күләме 71 миллион сумнан арткан. Бу хакта Казан IТ-парк матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе, 29 ноябрьдә, эшмәкәрләр 40 инвестор алдында 26 проектны презентацияләде. Жюри 6 җиңүчене сайлап алды, инвестиция алган стартапларның күпчелеге - IT-парк резидентлары һәм бизнес инкубаторны тәмамлаучылар.
KSW-2015 катнашучылар арасында IТ-факультетлар студентлары һәм укытучылары, программист, дизайнер, маркетолог һәм PR-белгечләр, стартаперлар, республика эшмәкәрләре, IТ- компанияләр һәм IТ-департаментлар җитәкчеләре, венчур фондлар, экспертлар, бөтен Россиядән технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре, шулай ук мәгълүмат технологияләре белән кызыксынучы төрле өлкә белгечләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International