Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына эш сәфәре кыла

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла. «Грозный» аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров каршы алды.

Грозныйда вакытта Татарстан Президентының Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашуы, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖнең республика башкаласы үзәк мәйданында куелган махсус техника күргәзмәсе белән танышуы планлаштырыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Центарой авылында Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыйров каберен зиярәт кылырга ниятли.

Татарстан Президентын Чечен Республикасына сәфәрендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөри, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International