Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты.
Яклар югары белем бирүне үстерү, федераль дәрәҗәдәге вузларның матди-техник базасын ныгыту һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
Бу хакта ТР Преиденты матбугат хезмәте хәбәр итә.