Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Грозный шәһәренә эш сәфәре кысаларында Центарой авылында Чечняның беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыйровның каберен зыярат кылды. Аны Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәт хаҗи Кадыйровның Чечня территориясендә тынычлык һәм тәртип урнаштыруда, РФ территориаль бөтенлеген саклауда зур роль уйнавын билгеләп үтте “Әхмәт хаҗи – безнең илгә тотрыклылык керткән кеше. Ул Чечня халкының тарихын, мәдәниятен саклап алды, бүген аның эшен Рамзан Әхмәтович дәвам итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төньяк Кавказ федераль округында Голәмәләр советы рәисе Хож-Әхмәд Кадыйров Рөстәм Миңнехановка Әхмәт хаҗи истәлегенә хөрмәт белдерүе, шулай ук Татарстан белән Чечня Республикасы арасындагы дуслык традицияләрен ныгыту өчен рәхмәт белдерде. “Сәфәрегез, хөрмәт белдерүегез өчен рәхмәт. Безнең субъектлар арасындагы мөнәсәбәтләр ныгуы һәм чәчәк атуы өчен шатбыз. Монда сезнең хезмәтегез зур”, - диде ул.