Казанда Татарстан Республикасы телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча яңартылган советы утырышы узды

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР телләре турындагы законныгамәлгә ашыру буенча яңартылган советның чираттагы утырышы узды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, тармак министрлыгы һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

“2014-2020 елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” телләр һәм дәүләт программасы турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы һәм ТР да дәүләт ике теллелеген закон буенча көйләүне камилләштерү турында Энгель Фәттахов сөйләде.

Дәүләт телләрен һәм ТР да яшәүче халыкларның телләрен популярлаштыру максатыннан, 25 чара үткәрелүе билгеләп үтелде, аларда 20 меңнән артык кеше катнашканлыгы әйтелде.

Мәгълүмат-коммуникация мохитендә телләрне киңрәк һәм сыйфатлы куллануны таләп иткән мәгълүмати технологияләрнең ныклы үсеш алуы белән бәйле рәвештә, заманча операция системаларын, программалар пакетын, электрон корылмаларны татарча локальләштерү, татар теленең электрон корпусын булдыру буенча чаралар гамәлгә куелды.

Энгель Фәттахов массакүләм мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү вакытында дәүләт телләрен мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. ТР Министрлар Кабинеты карары буенча “массакүләм мәдәни чаралар рус телендә, шулай ук оештыручылар теләге буенча татар телендә үткәрелә”. “Бу закон актын республика законы дәүләт телләренең тигез хокукын тәэмин итү өлешендә тулысынча исәпкә алмый дип саныйм”, - диде докладчы.

Шулай ук дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре, эшлекле татар һәм рус теленә өйрәтү буенча бюджет хезмәткәрләре өчен курслар оештыру турында белдерелде.

Очрашу ахырында Энгель Фәттахов ТР тел сәясәтен нәтиҗәле чынга ашыруны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр кертте.

Докладны шәрехләп, Илдар Халиков, тел сәясәтен мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырырга кирәклеген ассызыклады. “Балага туган телгә мәхәббәтне балалар бакчасыннан ук тәрбияләү зарур”, - дип билгеләп үтте ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International