Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм тагын бер төбәк белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Корея – Татарстан» ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким әфәнде белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды. ТР Премьер-министры шулай ук Россия белән Корея арасында ныклы мөнәсәбәтләр урнашкан булуын ассызыклады. Аерым алганда, бу хакта, безнең илләр президентларының 1990 елдан башлап 24 тапкыр очрашуы сөйли, ә 2014 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнары өчен визасыз режим кертелде, бу шулай ук илләрнең дустанә мөнәсәбәтләрен дәлилли.
“Безнең очрашу Россия белән Корея Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 25 ел булу кысаларында уза һәм бу уңайдан Мәскәүдә узган чараларда сез дә катнаштыгыз”, - диде Илдар Халиков Су-Мен Ким әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
“Бүген Татарстан белән Корея арасында ныклы мәдәни элемтәләр урнашкан”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Ул Татарстан Республикасы дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрының Кореяга (Босунг, Ульсан, Сеул, Кванджу, Тэджон, Тэгу шәһәрләренә) гастроль турларын оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Илдар Халиков шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йортында оештырылган күргәзмә өчен дә рәхмәт сүзләре җиткерде. Күргәзмә 21 ноябрьдә ачылды, анда Көньяк Корея рәссамнары Ли Енг Ран һәм Канг Янг Им эшләре тәкъдим ителә.
“Безнең сәяси һәм мәдәни партнерлык мөнәсәбәтләре икътисади элемтәләрне дә ныгытырга тиешлегенә ышанам”, - диде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, Корея белән Татарстан арасындагы хәзерге тышкы сәүдә әйләнеше ике якның потенциалы өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
Илдар Халиков республиканың икътисади мөмкинлекләре турында кыскача сөйләде. Татарстан - Россиянең эре индустриаль үсеш алган сәнәгать төбәкләренең берсе, диде һәм нефть табышы, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармаклары үсеш алганлыгын ассызыклады. Моннан тыш, төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә икенче булып тора.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.