Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров кичә Грозныйда «КАМАЗ» ҖАҖнең махсус техникасы күргәзмәсен карадылар. Аларны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечня Республикасы башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров, «КАМАЗ» ҖАҖ гендиректоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Күргәзмәдә «КАМАЗ»ның йөк машиналары, автобуслары, авыр йөк ташый ала торган автомобильләр, төзелеш техникасы һәм башкалар куелган иде.
Журналистлар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чечня Республикасы – Россиянең динамик үсеш алган төбәкләреннән берсе.
«Икътисадый үсеш техника ничек сатып алынуга карый – кешеләр йөрү өчен транспорт, шулай ук махсус транспорт: краннар, бетон болгаткычлар, башка махсус техника. «КАМАЗ» өчен Чечен Республикасы – бик файдалы базар, анда, чыннан да, юллар салына, йортлар һәм башка җәмәгать биналары төзелә. Без үзебез илебезнең патриотлары булырга һәм Россия җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга тиеш», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул Чечня Республикасына сәфәре турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. «Мин беренче мәртәбә монда футболга килгән идем. Ул чакта Грозныйны күреп бик гаҗәпләндем. Республика бертуктаусыз төзелеш алып бара, бөтенесе дә бик пөхтә, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Монда бик күп эшләр башкарылган һәм сез җитәкчегез белән горурлана аласыз», - дип мөрәҗәгать итте ул.
Рамзан Кадыйров үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россиягә каршы санкцияләр шартларында төбәкләргә чит илләрдән кертелә торган тоаварларны үз товарларыбызга алмаштыру белән активрак шөгыльләнергә кирәк. «Грозныйда күрсәтелгән «КАМАЗ» махсус техникасы Россиягә каршы санкцияләрнең илебез җитештерүчеләренә киртә булмавын ачык чагылдыра. Без илебез продукциясен киләчәктә дә үстерергә тиеш. Ышанам ки, Россия иң яхшы икътисадый күрсәткечләргә ирешәчәк», - диде Чечня Республикасы башлыгы.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ЧР хакимиятләре Татарстанның икътисадны һәм сәнәгатьне үстерү тәҗрибәсен үзендә кулланырга ниятли.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.