И.Халиков: «Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты»

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков, бу документ Татарстан тарихында беренче тапкыр имзалана, дип ассызыклады. “Дәүләтнең һәм традицион конфессияләрнең җәмгыятькә хезмәт күрсәтү буенча уртак мәнфәгатьләре һәм юнәлешләре күп, - дип саный ул. – Уртак бурычлар сәламәтлек саклау, яшь буынга тәрбия бирү һәм башка өлкәләрдә хәл ителә”. ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, республика җитәкчелегенең мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы, конструктив мөнәсәбәтләр урнашты.

ТР Премьер-министры, бу килешү республиканың башкарма хакимият органнары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасындагы конструктив диалогны дәвам итү мөмкинлеге бирәчәк.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Илдар Халиковка очрашу өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Казан митрополиясе Рус православие чиркәве тормышында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. “Мин Татарстанда күргәннәр үземдә яхшы хисләр калдырды. Рөстәм Миңнеханов белән безнең мөнәсәбәтләр яхшы, үзара аңлашу бар”, - дип белдерде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бүген Татарстанда ислам динен тоту өчен уңайлы шартлар булдырылган, дип таныды.

Аннары килешү имзалау тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International