ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ (Вятка) епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) кул куйды.
Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты.
Килешүнең эчтәлеге бик бай, дип билгеләде Илдар Халиков. “Бүген Хөкүмәт Татарстан Республикасындагы төп диннәр белән хокукый мөнәсәбәтләр булдыра. Без дәүләтне чиркәүдән төгәл аерабыз, ләкин, шул ук вакытта, чиркәүнең әһәмиятен, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Бәхеткә, безнең теләкләребез бертөрле”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТРда барлык диннәргә дә бертигез карыйлар, дип аерым билгеләп узды епископ Евфимий. “Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоябыз, һәм сүзләрнең эш белән раслануын күрәбез”, - дип өстәде ул.