Минтимер Шәймиев Екатеринбургта Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер ШәймиевЕкатеринбургта Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның Президент үзәген - "Ельцин центр" объектын ачуда катнашты.

Президент үзәген ачуга 500дән артык кеше: Борис Ельцин белән эшләгән илләр җитәкчеләре, дәүләт лидерлары, танылган сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре,  журналистлар чакырылган. Россиянең беренче Президентын якыннан белгән кешеләр - аның курсташлары, президент командасы әгъзалары, туганнары да килгән.

Ельцин үзәгенә 90нчы елларда Белоруссия һәм Украинаны җитәкләгән Станислав Шушкевич һәм Леонид Кучма да килгән иде. Кунаклар арасында Геннадий Бурбулис, Андрей Нечаев, Эдуард Россель, Михаил Швыдкой, Евгений Ройзман, Александр Волошин, Игорь Сечин, Анатолий Чубайс, Ирина Хакамада, Артур Чилингаров, Владимир Познер, Светлана Сорокина, Георгий Франгулян, Андрей Смирнов, Андрей Макаревич, Ирина Ясина һәм башкалар да бар иде. 

Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында объектны рәсми ачу үзәк белән танышудан башланды. Музей буенча экскурсияне Борис Ельцинның кызы Татьяна Юмашева үткәрде.

Экскурсия тәмамлангач, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: "Бу үзәк, Ельцин гына түгел, - чорның чагылышы да... Без тарихка сак карарга өйрәнәбез... Хаталар да, гаҗәеп җиңүләр дә булды. Горурланырга һәм гыйбрәт алырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

"Борис Ельцин кебек Президент яңа Россиягә кирәк иде", - дип өстәде, үз чиратында, Дмитрий Медведев.

Аннары Борис Ельцинның җәмәгате Наина Ельцина сүз алды. Ул үзәкне төзүчеләргә рәхмәт әйтте һәм ул илнең һәм Екатеринбургның әһәмиятле мәдәни-тарихи объектлы булыр, дигән ышаныч белдерде.

"Татар-информ" МА бу чара һәм әлеге гаҗәеп зур үзәк мөмкинлекләре хакында бүген алхәбәрдә бәян иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International