Рөстәм Миңнеханов: “Традицион дини берләшмәләр вәкилләренең һәрвакыт бердәм булып эшләве мөһим”

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 Республика җитәкчелегенең төрле традицион дин әһелләре белән киңкүләм очрашулары даими була баруы, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булуы сөендерә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы “Корстон” комплексында  ТРның II православие җәмәгатьчелеге форумында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Чарада, шулай ук, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе дини оешмалар белән эшчәнлек буенча департаменты башлыгы Евгений Еремин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан  митрополиты Феофан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, төрле җирләрдән килгән архиепископ, протоиерейлар, күп санда руханилар һәм башкалар катнаша.

Иң элек республика Президенты “2014-2015 нче елларда Татарстанда православие” фотокүргәзмәсе белән танышып чыкты.

“Без барыбыз да республиканың дини тормышында бара торган уңай үзгәрешләрнең шаһитлары”, - дип Рөстәм Миңнеханов чыгышының башында ТР җитәкчелегенең милләтара, динара дуслык кебек бәһасез кыйммәтләрне өстен куюын ассызыклады. Ул, гражданнарның дини мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән, барлык кирәкле шартларны тудыруга тырышлык куелуын билгеләп узды. Президент митрополит Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булуытурында әйтеп, аның искиткеч храм булуы турында фикер белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әлеге объект туристлар тарафыннан кызыксыну булыр дигән өметтә калды, шулай ук бинаны торгызуда катнашкан затларга рәхмәтен җиткерде. Президент тарихка тукталып, 1730 елда төзелгән бу храмның узган гасырның 30 нчы елларында ябылуын билгеләп узды. Һәм хәзер, 2 ел дәвамында төзекләндерү-торгызу эшләреннән соң, ул янә үз ишекләрен ачып җибәрде. Өстәвенә, аның каршында православие гимназиясе дә ачылды. “Республика җитәкчелеге ярдәме белән чиркәүне реконструкцияләү Рус Православие Чиркәве Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек итүнең ачык мисалы булып тора”, - дип ассызыклады ТР җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов ТР җитәкчелеге тарафыннан әхлак кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгытуга өстенлекле игътибар бирелүенә басым ясады. Дәүләти-дини мөнәсәбәтләрне үстерүгә, татулыкны ныгытуга өстенлек бирелә. Аның әйтүенчә, традицион дин әһелләре республика өчен әһәмиятле чараларда күпкә активрак катнаша.

Президент Татарстанда Республика көненә багышлап, "Мәдәниятләр мозаикасы" этноконфессиональ фестивале узганын искәртте. “5 меңгә якын кешене җыйган бу мәдәни форум барлык милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеген чагылдырды. Традицион дини берләшмә вәкилләренең һәрвакыт бердәм булып эшләве мөһим”, - дип, Р. Миңнеханов хәзинәгә тиң бу күренешнең кадерен аңлау, аның саклый белү кирәклегенә басым ясады.

ТР башлыгы әлеге форумның күптән түгел билгеләп куелган митрополит Феофан белән берлектә әзерләнгәнен һәм аның үз вазифаларына актив керешеп китүен шәрехләп узды. Президент ассызыклап үткәнчә, митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм поликонфессиональ характеры исәпкә алына.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, изге урыннарны, һәйкәлләрне торгызуга, рухилык үсешенә һаман да зуррак игътибар бирелә. Борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәре буенча башкарылган эшләр шул хакта сөйли. Болгарны кебек үк, хәзерге вакытта Зөядәге храм комплексларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертү өчен җитди эш барыла.

Президент быел 4 нче ноябрьдә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында Указ имзаланганын искәртеп, 2016 нчы елның 21 нче июлендә шул собор урынында истәлек ташын кую планлаштырылуы турында хәбәр итте. “Фәнни, дини, мәдәни җәмәгатьчелек аны торгызуда актив катнашыр дип ышанам”, - диде Р.Миңнеханов.

Президент бүгенге көндә урыннарда яңа гыйбадәтханәләр төзелеше һәм борынгы храмнарны торгызу юнәлешендә саллы эш башкарылуын билгеләп үтте. Әлмәттә, Чистайда яңа епархияләрне үстерүгә зур игътибар бирелә, диде.

ТР Президенты Р. Миңнеханов ассызыклаганча, бүген социаль гыйбадәт мәсьәләләре дә зур әһәмияткә ия. Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясенә теләктәшлек күрсәтелә.

Алга таба ТР лидеры чыгышында дөньяда колач бәя баручы террорчылык һәм дини экстремизм кебек афәтләргә тукталды. Секта агымнарыннан куркыныч янавына ишарәләде. “Традицион дини берләшмәләрдә бу күренешләргә каршы торырга әзер булган көрәштәшләребезне күрәбез, һәрвакыт сезнең ярдәмгә таянабыз. Барлык дин әһелләренең бу явызлыкка күмәк каршы торуы зарур. Үгет-нәсыйхәтләрдә, вәгазьләрдә вәсвәсә, коткыларга бирешмәскә, безнең халыкка чит булган идеяләргә иярмәскә дигән фикерне алга сөрергә. Күмәк тырышлык белән динилек үсешендә, җәмгыятьтә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда тагын да зуррак уңышларга ирешербез дип ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International