Рөстәм Миңнеханов Владимир Якунинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының Казанда уздырылган IV форумының пленар утырышыкысаларында “Россия тимер юллары”/"Российские железные дороги" ААҖнең элеккеге башлыгы, Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды Попечительләр советы рәисе Владимир Якунинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. Ул әлеге дәрәҗәле бүләккә “нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм гаилә институтын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен” лаек булды.

Владимир Якунин бу бүләкнең көтелмәгән булуын билгеләп: “Татарстан Президентына бу бүләк һәм бергәләп башкарган эшчәнлегебезне югары бәяләгәне өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә”, – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International