Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентарийлары Елена Мизулина һәм Ольга Епифанова белән очрашты

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина һәм Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Ольга Епифанова белән очрашты. Алар Казанга “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумының пленар утырышында катнашу өчен килгән иде. Очрашуда гаилә кыйммәтләре темасы, аерым алганда, ешайган аерылышу очраклары проблемасына кагылдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда аерылышулар саны артуны үкенеч хисе белән билгеләп үтте. "Алты айдан яки бер елдан аерылышу, шул ук вакытта балаларны калдыру - бу, әйтик, татарлар традициясендә түгел, - дип белдерде парламент башлыгы. - Ә бит бу Россиянең булачак гражданнары".

Очрашуда катнашкан ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова агымдагы елның ноябрь аенда Татарстан парламенты депутатлары керткән закон чыгару башлангычының Дәүләт Думасында үтү перспективалары хакында кызыксынды. Сүз Россия парламентына җибәрелгән "РФ Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясенең Гражданнар процессуаль кодексының 233нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"ны федераль закон проекты турында бара.

Елена Мизулина әлеге закон проектын шәрехләп, бу мәсьәләдә иң мөһиме - никах институтына зыян китермәү, дип  ассызыклады. 

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International