Россиягә, Татарстанга кебек үк, Төркия белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга кирәк. Әлеге фикерне "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, Сүрия территориясендә Төркия истребителе бәреп төшергән "Су-24" белән бәйле вазгыятьне шәрехләп, җиткерде.
"Теләсә нинди мөнәсәбәтләрдә, хәтта гаиләдә дә, нинди дә булса каршылыклар чыга тора. Самолетны бәреп төшергәннәр, әмма бу Төркия Президенты яки Төркия халкы боерыгы белән эшләнгән дигән сүз түгел. Беркемгә дә алай уйларга кирәкми, ә менә атмосфераны киеренкеләтү - дөрес түгел. Мондый киеренкеләтү Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында да булган, ул чакта Россия ашыгыч рәвештә сугышка әзерләнгән, әмма ММЧ әлеге вазгыятькә тынычрак караган", - диде спикер. Ш.Агеев фикеренчә, дуслыкны да, икътисади мөнәсәбәтләрне дә саклап калырга кирәк.
"Илләр арасында мөнәсәбәтләр тирәнрәк. Бу хәлгә үкенәбез, бәлки бу бернинди яхшылык та китермәс. Әмма бу мәсьәләне көчәйтү кирәкмәс", - дип саный ул.