Нурлатта сүзлек дәресләре үткәрелә

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Сүзлек көне, Россия лексикографы Владимир Даль туган көне алдыннан, 23–27 ноябрьдә шәһәр һәм авыл мәктәпләре китапханәләрендә сүзлек дәресләре рәвешендә үткәрелә, дип яза Нурлатның “Дуслык” газетасы.

Мәктәп китапханәләрендә сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр күргәзмәсе оештырыла, “Сүлекләр дөньясына сәяхәт”, “Белешмәләр патшалыгы–зирәк дәүләт” темаларына китапханә дәресләре үткәрелә. Укучыларның сүзлек культурасы мәгълүмати грамоталылык нигезләренең берсе булып тора, дип искәртә басма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International