Мөмкинлекләре чикле булган балаларны укытуга районда зур игътибар бирелә.
Инклюзив белем бирү буенча әле күптән түгел генә үткәрелгән фәнни-методик республика семинары шуны раслады. Анда укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашып, белемнәрен күтәрделәр. Семинарда районыбыз мәктәпләрендә “Уңайлы мохит” программасы буенча күп эшләнүе дә уңай яктан телгә алынды, дип хәбәр итә районның “Авыл офыклары” газетасы.