Бүген Казанның Апанай мәчетендә, “Иман” нәшрияты оешуга 25 ел тулу уңаеннан, “Татарларда китап басу үсешенә милли һәм дини фактор йогынтысы” темасына фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чарада ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре бүлеге баш киңәшчесе Ленар Сәлахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иран Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Мохсен Фәгани, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. катнашты.
Шуны билгеләп үтик: танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) оештырган “Иман” нәшрият йорты төбәгебездә совет заманыннан соң барлыкка килгән беренче мөселман нәшрияты санала. Вәлиулла Якупов (Ягъкуб) 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә һәлак булганчы, әлеге Апанай мәчетендә имам-хатыйб буларак хезмәт иткән иде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире булып эшләде.
Бүгенге конференция изге Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аннан соң ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрият йорты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чарада катнашучыларны сәламләп, югарыда телгә алынган нәшрият йортының Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле булуын ассызыклады. “Нәшриятка нигез салган Вәлиулла хәзрәт Якупов китаплар, газеталар бастыру, татар халкының олуг дин галимнәре мирасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү буенча гаять зур эш алып барды. Аның дәрәҗәсендә үк булмаса да, бүген без дә бу эшчәнлекне дәвам итәргә тырышабыз”, – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт Сабиров. Ул искәртеп узганча, бүген “Иман” нәшрият йортында һәр мөселманга көндәлек тормышта кирәкле китаплар, шулай ук күренекле дин галимнәре хезмәтләре бастырыла.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, быел биредә, аерым алганда, совет чорының күренекле дин эшлеклесе Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) турында китап, шулай ук Сөнгатулла Бикбулатның (1886-1954) гарәп язулы “Дин дәресләре” дәреслеге дөнья күргән, тиздән Шәйхелислам Әл-Хәмиди (1869-1911) тарафыннан тәрҗемә ителгән “Мөхәммәд Абдо” тәфсирен нәшер итү күздә тотыла. – Әлбәттә, нәшрият эшендә билгеле бер авырлыкларга юлыгырга туры килә, әмма без өметебезне өзмибез, Аллаһы Тәгалә изге эшләрдә ярдәм итә, шуңа күрә бу эш дәвамлы һәм нәтиҗәле булыр дип уйлыйм”, – диде Нияз хәрәт Сабиров “Татар-информ” МА хәбәрчесенә.
Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, “Иман” нәшрияты – татар халкының динен, телен, мәдәниятен күтәрүдә зур роль уйнаган уникаль күренеш. Ул үзе дә Вәлиулла хәзрәт белән дә, Казан белән дә нәкъ менә әлеге нәшрият аша танышкан. Түбән Новгородта яшәгәндә, андагы мөселманнарга “Иман” нәшриятында бастырылган китаплар тарату белән шөгыльләндек, дип искә алды ТР мөфтиенең беренче урынбасары. Ул билгеләп узганча, исламны Россия күләмендә аякка бастыру, торгызуда нәшриятның өлеше гаять зур.
РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Иман” нәшриятының 25 еллык эшчәнлегенә бәя биреп, аны татарларда ислам дине яңарышының ачык чагылышы, иң мөһим факторларының берсе дип атады. Аның эшчәнлеген күз уңыннан кичерсәк, нәшрият тарафыннан бастырылган китапларны алып карасак, Татарстан җирлегендә ислам диненең аякка басу этаплары тарихын ачык күрергә була. Ул “Иман” нәшриятында гомуми миллионлаган тираж белән меңләгән исемдә китап дөнья күрүен ассызыклады. “Иман” – 1990 еллар ахыры – 2000 еллар башында Россиядә мөселман өммәтенең дини белем ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган нәшриятларның берсе иде, дип басым ясады РИИ ректоры. Ул Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар зыялылары белән эшли белү сәләтенә игътибарны юнәлтеп, шушы нәшриятта татар фән галимнәренең, аерым алганда, Мәсгуть Гыйльметдинов, Дамир Исхаков, Яхья Абдуллин һ.б.ларның ислам темасына китаплары күпләп бастырылуын ассызыклады. Шул ук вакытта мөселманнар ихтыяҗларын тирәнтен белеп, шуларны канәгатьләндерү – нәшриятның төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе иде, дип билгеләп үтте. Рәфыйк Мөхәммәтшин “Иман” нәшрияты 25 ел дәвамында алып барган эшчәнлеген туктамасын, тагын да киңрәк җәелдерсен иде дип, сүзен йомгаклады.
Дәүләт вәкиле буларак чыгыш ясаган Ленар Сәлахов та “Иман” нәшрият йортының татар халкын дингә тарту юнәлешендә зур роль уйнавын, шуның нәтиҗәсендә тарихыбызка кереп калуын ассызыклады. Киләчәктә аның эшчәнлеге тарихы буенча фәнни тикшеренүләр булачагына өмет баглады.
“Иман”да басылган китаплар элек-электән эчтәлеге һәм бәясе буенча, кайбер башка нәшриятлар белән чагыштырганда, чын мәгънәсендә киң җәмәгатьчелеккә юнәлтелгән иде. Күпләр нәкъ менә шул китаплар аша татар халкы, дин тарихы белән танышты”, – диде Ленар Сәлахов.
Казан каласы хакимияте вәкиле Илгиз Сарманов исә “Иман” нәшрият йортының әйдәп баручы хезмәткәрләренә Казан мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Моннан тыш, “Иман” нәшрият йортын 25 еллык юбилее белән Иран Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Мохсен Фәгани дә тәбрикләде.
Рәсми чыгышлардан соң конференция фәнни чыгышлар белән дәвам итте. Аерым алганда, РИИ мөгаллимәсе Резеда Сафиуллина Әл-Әнси татарларда дини китаплар бастыру тарихы, тарихчы Фәйзелхак Ислаев Батырша күтәрелеше, шул хактагы басмалар турында бәян итте.
Моннан тыш, чара кысаларында “Иман” нәшрияты тарихына багышлап төшерелгән документаль фильм күрсәтелде.