Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе гимнына - 15 ел

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Һәр мәктәпнең үз эмблемасы, гимны булу укучыларда горурлык хисе, патриотик рух уята.

Югары Тегермәнлек мәктәбендә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка мәктәп гимнын җырлау белән ачыла. Соңгы кыңгырау бәйрәме дә “Олы юл башы” җырын башкару белән хәтергә кереп кала. Мәктәп гимны язылуга быел 15 ел тулды. Һәрбер чыгарылыш сыйныфы шушы гимнны башкарып мәктәпне тәмамлый. Гимнның сүзләрен татар теле һәм әдәбият укытучысы Р. Кәбиров тәкъдиме белән укытучы Р.Гәрәев язган. Музыка өлешен Ямаш мәктәбе укытучысы Х.Әхәтов иҗат иткән, дип белдерә Балык Бистәсе җирле басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International