“Нур” һәм “Казан мөхбире” газеталары чыга башлауга 110 ел тулу Казанда билгеләп үтеләчәк

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2 декабрь көнне ТР Милли музеенда, “Нур” һәм “Казан мохбире” газеталарының 1 нче номеры чыгарылуга 110 ел тулу уңаеннан, Туган якны өйрәнүчеләр утырышы була.

Татар вакытлы матбугаты тарихы хакында КФУның — Социаль –фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге җитәкчесе Эльмира Әмирханова, Н.Л. Лобачевский исемендәге лицейда белем бирүче Фәнис Мөхәммәтшин һ.б. бәян итәчәк.

Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар эстрада театры кафедрасы мөдире урынбасары, профессор Эльмира Хамматова җитәкчелегендәге студентлар төркеме чараны әдәби-музыкаль композицияләр белән бизиячәк.

Күргәзмәдә исә “Нур” һәм “Казан мөхбире” газеталарының тупланмаларын күрергә дә мөмкин булачак, диелә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International