Бүген ТР Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында “Әнвәр Хәйри укулары: милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Искәртеп үтик: чара Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырыла. “Әнвәр Хәйри укулары” күренекле татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр иясе Әнвәр ага Хәйри (1947-2014) истәлегенә үткәрелә. Быел 2 декабрьдә аңа 68 яшь тулган булыр иде...
Конференцияне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Әнвәр Хәйринең хәләл җефете Әлмира ханым, кызы – җырчы Айгөл Хәйри, шулай ук галимнең дуслары, сабакташлары, хезмәттәшләре, якташлары, шәкертләре катнашты.
Конференцияне ачкан ТР парламенты вәкиле ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның сәламләү хатын укып узды. Ул Әнвәр Хәйринең татар халкы тарихын өйрәнүгә, милли мирасны халыкка кайтаруга бәяләп бетергесез өлеш кертүенә игътибар юнәлтеп, аның бернинди фәнни дәрәҗәгә ия булмавына карамастан, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек дип табылган беренче галим булуын ассызыклады. “Әнвәр Хәйринең “Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” дигән татар һәм рус телләрендәге ике томлыгы дөнья күргәч, без аның туган ягы Аксубайда шул уңайдан зурлап оештырылган кичәгә бергәләп кайткан идек. Шунда районда аңа карата булган хөрмәтне, халыкның мөгамәләсен күреп, чын мәгънәсендә сокланып кайттым”, – дип хәтер яңартты Разил Вәлиев һәм киләчәктә “Әнвәр Хәйри укулары”н, ТР Милли китапханәсе белән бергәләп, Аксубай җирлегендә дә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Рәсми сәламләү сүзләреннән соң, фәнни чара “Әнвәр Хәйри – хезмәттәшлек истәлекләрендә” дип аталган беренче сессия белән дәвам итте. Аны тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров алып барды. Ул Әнвәр Хәйринең фән докторы да, хәтта кандидаты да булмавын искәртеп, галимнең башта кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләрен яклау теләге бар иде, әмма төп эшчәнлеге, бигрәк тә Ибн Фадланга багышланган фәнни хезмәте, аны туктатты, дип билгеләп үтте. “Ләкин без аны һәрвакытта да иң зур галимнәребез рәтендә санап килдек. Бу киләчәктә дә шулай булачак. Әнвәр Хәйригә халык биргән исем бөегрәк һәм газизрәк”, – диде күренекле тарихчы бу уңайдан.
Аннан соң сүз алган язучы-эзтабар, “Сүз” нәшрияты баш мөхәррире Шаһинур Мостафин Әнвәр Хәйринең тарих, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә билгеле шәхес, борыгыдан килгән мирасыбызны халыкка җиткерүче киң колачлы галим булуына игътибарны юнәлтте. “Соңгы елларда ул татар авыллары тарихларын барлау буенча зур хезмәт куйды. Рөстәм Бакировның “Безнең тамырлар – Бизнәдә” китабын булдыруда Әнвәр төп башлап йөрүчеләрдән булды, тарих төпкелләрен актарып, 7-8 архивта материал туплап, Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылының 14 буынына төшеп җитте ул”, – дип сөйләде галимнең якын дусты, сабакташы булган Шаһинур Мостафин.
Моннан тыш, чарада техник фәннәр докторы, профессор, “Гамәли семиотика” институты директоры һәм “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов Әнвәр Хәйрин эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – остазлыгы, аерым алганда аның ел саен Биләр археологик музей-тыюлыгында “Сәләт” яшьләр форумында сәләтле татар балалары белән эшләве, аларга татар тарихын сөйләве турында бәян итте.
Филология фәннәре кандидаты, Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориал музей директоры Диләрә Гыймранова исә Әнвәр Хәйри Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару юнәлешендә нәтиҗәле эшләде, аның тарафыннан олуг галимебезнең 17ләп китабы тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрде, шул рәвешле, бөек мәгърифәтче халыкка кире кайтты, дип сөйләде.
Конференциянең төшке аштан соң башланган икенче сессиясе “Язма мирасны өйрәнүнең кайбер мөһим мәсьәләләре” темасына багышлана. Анда филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, шулай ук тарих фәннәре кандидатлары Рәшит Галләм, Илнур Миргалиев, Ильяс Мөстәкыймов, Альта Мәхмүтова, Лилия Байбулатова, Данияр Гыйльметдинов, Эльмира Сәлахова һәм филология фәннәре кандидатлары Илһам Гомәров, Рифә Харрасова, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов һ.б. чыгыш ясый.