Казан мәктәптәпләрендә төшке аш бәясе – миллион халкы булган шәһәрләр арасында иң түбәне

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Казан мәктәптәпләрендә төшке аш бәясе – миллион халкы булган шәһәрләр арасында иң түбәне.

Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Санкт-Петербург мәктәпләрендә төшке аш бәясе 96,5 сум, Мәскәүдә 95, Омскида 75, Самарада 60 сум булса, ТР башкаласы урта белем бирү оешмаларында – 49 сум.

Гүзәл Ананьева сүзләренчә, бүген Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шәһәрнең 500ләп учреждениесен, җәмгысе 170 мең кешене югары сыйфатлы азык белән тәэмин итә. Предприятиенең иң зур җитештерү мәйданы – туклану комбинаты. Биредә көн саен 25 мең порция әзерләнә, оннан әзерләнгән һәм кондитер эшләнмәләренең 40 төре пешерелә. Моннан тыш, Казанның 166 мәктәбендә 109 мең укучының туклануы тәэмин ителә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 64 мең балага иртәнге һәм төшке ашлар әзерләнә. Азык-төлекнең сыйфаты исә департаментның сынау лабораториясендә тикшерелә. Быел гына да 20 мең пробага анализ ясалган, тикшерелгән 13 мең т продукциянең 440 т-сы куллануга яраксыз дип табылган.

Гүзәл Ананьева сүзләренчә, соңгы арада департамент тарафыннан яңалыклар кертелә. Мисалга, ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә башлаганнар. Аерым алганда, көн саен 5 т яшелчә ярымфабрикаты, 500 кг пилмән, шулай ук сыер, балык, кош итеннән 17 мең порция ярымфабрикат җитештерелә.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бердәм меню һәм логистика системасы гамәлдә булачак, дип ассызыклады чыгыш ясаучы. “Соңгы тапкыр үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, балалар бакчаларында прокуратура, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм департамент хезмәткәрләре тарафыннан билгеле бер хилафлыклар ачыкланды. Әлеге кимчелекләрне истә тотып, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, балалар бакчаларының медицина, җитештерү персоналын өйрәтү, консультатив-метотик ярдәм күрсәтү, логистика системасын үзгәртү – сөт һәм ипине көндез атнасына 3 тапкыр ешлык белән алып килү күздә тотыла”, – диде Гүзәл Ананьева.

Илсур Метшин сүзләренчә, бүген мәктәп укучыларының 90 проценттан артыгы кайнар азык белән тәэмин ителә. Балаларда ашказаны-эчәк авыруларының 2 такырга кимүе дә – яхшы күрсәткеч. “Балалар төрлечә укырга мөмкин, әмма алар бер үк дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш”, – дип билгеләп узды ул.

Киңәшмәдә халыкара вазгыятькә һәм кайбер чит илләр белән тышкы мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын җиләк-җимеш белән тәэмин итүдә килеп туарга мөмкин авырлыклар мәсьәләсе дә күтәрелде. Мэр, үз чиратында, бернинди авырлыкларның да балаларны балансландырылган, файдалы менюдан мәхрүм итәргә тиеш түгеллегенә игътибар юнәлтеп: “Сезон җиңелләрдән булмаска, җиләк-җимеш белән тәэмин итүчеләр, билгеле вакыйгаларга бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин. Әмма без моңа әзер булып торырга, балалар кирәкле витаминнарны вакытында алырга тиеш”, – дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International