Татарстан укучылары математикадан “Плюс” Бөтенроссия онлайн олимпиадасында катнашачак

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

1-4 декабрьдә Росссиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары арасында математикадан “Плюс” Бөтенроссия онлайн олимпиадасы уздырыла. Быел математика буенча белемнәрен сынап карарга теләүчеләр саны 400 меңнән артып киткән. Аерым алганда, Татарстан Республикасы данын 52 мең укучы яклар дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

“Плюс” олимпиадасы башлангыч мәктәп укучылары – 1-4нче сыйныфлар арасында үткәрелә. Конкурс биремнәре математикадан гомумбелем бирү программаларының типик мәсьәләләреннән аерылып тора. Алар балаларга аңлаешлы уен формасында тәкъдим ителә һәм стандарт булмаган фикер йөртүне үстерүгә юнәлтелә. “Плюс” олимпиадасы мәсьәләләре игътибарны, мантыйкны күнектерә, киңрәк фикер йөртергә өйрәтә, шул ук вакытта мәктәп программасын тирәнтен белүне таләп итми. Олимпиаданың онлайн форматта булуы балаларны компьютер уеннарына охшашлыгы белән җәлеп итә. Анда катнашу – бушлай. Катнашучыларны теркәү мәктәп укучылары тарафыннан plus.olimpiada.ru. сайтында башкарыла.

Татарстанда олимпиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Учи.ру интерактив платформасы ярдәме белән оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International