19 декабрьдә 10.00дә Россия ислам институты Ачык ишекләр көне уздыра. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары һәм РИИда белем алырга теләүчеләр чакырыла.
Ачык ишекләр көне кысаларында институт, 2016-2017 уку елында студентларны кабул итү кагыйдәләре белән таныштыру, кызыксындырган сорауларга җавап бирү, вуз җитәкчелеге белән очрашу үткәрү ниятләнә, диелә РИИның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Белешмә өчен телефон: (843) 251-01-55.