Мөслимдә агачлар яңа технология буенча утыртылачак

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Мөслим районы яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе яңа технология буенча агач утырта башлады. Махсус утырту техникасы ярдәмендә агачлар тамыры белән чокып алына һәм алдан ясалган кәрзингә урнаштырып алып кайтыла. Предприятие җитәкчесе Илдар Шәмсетдинов сүзләренчә, мондый ысул белән утыртылган агачларның үсеп китүе 80-90%ны тәшкил итә. Район үзәгендә якынча 200ләп нарат һәм каен агачын шушылай утырту планлаштырыла, дип белдерә Мөслимнең “Авыл утлары” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International