Зөфәр Дәүләтшин “Чаллы ТВ”ны җитәкләде

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе белән җитәкчелек итәргә Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин билгеләп куелды. Бу минутларда яңа җитәкчене коллективка “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итә.

2015 елның июненнән “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе гендиректоры вазифаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова “Татмедиа” АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары вазифасында төп эшчәнлекне алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа телерадиокомпаниядә шушы айлар дәвамында башкарган эше өчен рәхмәт җиткерде.

Белешмә өчен. Зөфәр Дәүләтшин 1972  елның 26 сентябрендә Казанда туган. Казан дәүләт университетын “Журналистика” белгечлеге буенча тәмамлаган (1991-1996 еллар).

Эш этаплары: 1996-1998 еллар – “Эфир” телерадиокомпаниясе корреспонденты (Казан шәһәре);

1998-2000 еллар – “Татарстан “ДТРК (Казан) радиосында җиде республиканы берләштерелгән “Между Волгой и Уралом” радиожурналы баш редакторы, яшьләр программалары редакциясе бүлеге мөдире;

2000-2002 еллар – «Пилот МС» ҖЧҖ арт-директоры (PR, видеопроизводство, реклама кампанияләрен эшләү (Казан);

2002 – 2003 еллар – «Эфир» (Казан) хәбәрчесе, «Эфир» (Казан) редактор-алып баручысы;
2004 – 2006 еллар – “Эфир” ҖЧҖ бүлеге (Түбән Камадагы филиалы, яңалыклар хезмәте һәм программалар производствосы җитәкчесе) директоры урынбасары;
2007 – 2008 еллар – Казанда «Коммерсантъ»ЯАҖ, пиар буенча менеджер, «Коммерсантъ» газетасының айлык кушымтасы Quality (Казань) мөхәррире;
 2008 ел – «Комсомольская правда» ҖЧҖ мөхәрриренең махсус проектлар буенча урынбасары, «Аргументы и факты – Казань» газетасы шеф-мөхәррире;
2009 елның гыйнварыннан – парламент хәбәрчесе, «Семь дней» сәяси күзәтүчесе, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ нең «Черное озеро» документаль сериалы продюсеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International