Казан каласында тимерчыбыкларны, кабельләрне баш очыннан аска, төгәлрәге, җир астына “яшерү” эше планлы нигездә алып барыла. 2009 елда башланган эш нәтиҗәсендә, хәзергә 1023 км кабель линияләре инде тиешле тәртипкә китерелгән, перспективада - 1069 км. Шуны тормышка ашыру өчен Казанга 1,6 млрд сум күләмендә элемтә операторларыннан инвестицияләр җәлеп ителгән. Әле эш барышында торак йортларда, биналарда, яктырткычлар эленгән баганаларда сузылган милекчесе билгесез 115,4 км челтәр бетерелгән: иң күбе Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында – 29,3 һәм 23,1 км, Идел буе районында – 13,2, Киров районында – 12,4, Совет районында – 11,8, Авиатөзелеш белән Вахитов районнарында – 8,1әр км.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Татарстан башкаласында элемтә тармагы үсеше турында доклад белән чыккан шәһәрнең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов сүзләренчә, бу күләме ягыннан Россиядә моңарчы булмаган проект санала. Алга таба аерым кварталда линияләрне җир куенына яшерү планлаштырыла, мисалга, Сибгат Хаким, Чистай, Фатыйх Әмирхан, Нигъмәтуллин урамнарында берьюлы эш алып бармакчылар. Шушы пилот проект уңышлы чыкса, бу тәҗрибә Казанның башка районнарында да кулланылачак, ди идарә җитәкчесе.
Хәзерге вакытта Казанда интернетка 390 мең 242, кабельле телевидениегә 345 мең 134 абонент теркәлеп тоташкан. Соңгы 5 елда чыбыклы телефон элемтәсе файдаланучылар 26 процентка кимегән, хәзергә 308 мең 768 абонент исәпләнә. Кәрәзле элемтә үтеп кереше 173 процент тәшкил итә, бу инде шәһәрнең һәрбер кешесенә уртача 1,73 sim-карта дигән сүз, дип белдерде Р.Ханнанов. Шуларга өстәп, “Казан-2” цифрлы телевидение тапшыру станциясе 25 ноябрьдә гамәлгә кертелгән иде, хәзер Казанда 2212 йорт андый мөмкинлектән файдаланырга, ягъни цифрлы телетапшыруларны кабул итәргә сәләтле, 2017 елның 1 июленә кадәр1018 йорт үз вакытында цифрлы ТВ сигналын кабул итәрлек итеп эшләр башкарылачак, дип ышандыра шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов.
Әлеге мәсьәләдә мэр Илсур Метшин, мегаполиста мәгълүмати технологияләр үсеше табигый, заман белән бергә атлау кирәк анысы, ләкин шәһәр йөз-кыяфәтен бозу бәрабәренә түгел, дигән фикердә. Токмач кебек сузылган кабельләрне җиргә “яшерү” буенча башкарылган эшләр, чыннан да, күләмле, бу мәсьәлә Татарстан Президенты контроленда, аның ярдәмендә күп эшләнде, системага салынды, диде шәһәр башлыгы. Торак йортларда, бистәләрдә тәртип саласы бар, күп фатирлы торак йортларның шактыенда линияләр үткәрүдә бардак күзәтелә, операторлар еш кына ничек җиңел – шулай чыбыкларын үткәрәләр, теләсә кайда тишәләр, дип, мэр бу мәсьәләдә тәртип салуга чакырды.