ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 29 нчы ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары катнашында ТР балалар оешмалары советы утырышын уздыра.
Чараның программасы балалар һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашуларны, 2016 нчы елга эш планы турында фикер алышуны, спорт-интеллектуаль чараларны, балалар хәрәкәтен үстерү буенча түгәрәк өстәлне, “ТР балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы советы утырышын үз эченә ала. Шулай ук, 2016 нчы елда ТР Хөкүмәте катнашында узачак ТР Яшь гражданнары форумына әзерлек темасына сөйләшү күздә тотыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.