Казанда наркотикларны законсыз саклауда гаепләнүче 27 яшьлек ир-егет суд каршында җавап тотачак

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Казан шәһәре Вахитов районы прокуратурасы 27 яшьлек Р. Х.га карата гаепләү бәяләмәсен раслаган. Ул РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 2 нче часте (зур күләмдәге наркотик чараларны, психотроп матдәләрне законсыз төстә сатып алу, саклау, сату максатыннан тыш башка җиргә озату) буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2015 нче елның 16 нчы октябрендә 18 сәгать тирәсендә Казанның Измайловская урамы буенча урнашкан кибетләрнең берсе янында Х. законсыз рәвештә билгесез заттан 10 наркотик төймә (2С-В (4-бром-2,5-диметоксифенетиламин) һәм гомуми массасы 1,428 граммнан ким булмаган амфетамин психотроп матдәсе катнашмасы) сатып ала. Моның өчен ул 6 мең сум акча түли. Бу наркотикны Х. үз автомобилендә саклаган.

Шул ук көнне Х., Казанның Бутлеров урамы буенча 44 нче йорт янында, наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Хокук саклау хезмәткәрләре аның машинасын карау барышында шул наркотик чараны табып йолып ала.

Х. җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Казанның Вахитов районы судына җибәрелгән, дип хәбәр ителә ТР прокуратурасы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International