Инвалидлар көне уңаеннан, ТР Юстиция министрлыгы бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

7 декабрь көнне, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, ТР Юстиция министрлыгы бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге хезмәттән I, II һәм III төркем физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре файдалана ала.

Чарада Россиянең ТР буенча Пенсия фонды, ТР буенча Федераль салым хезмәте, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “ТР буенча Медицина-социаль Баш бюросы” федераль казна учреждениесе, ТР да Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Юстиция, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре һәм адвокатлар, нотариуслар катнашачак.

Бушлай юридик ярдәм I, II һәм III группа физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә 10.00 дән 13.00 гә кадәр ТР Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 51нче йорт) күрсәтеләчәк, диелә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International