Үткән атнада Татарстанда кискен тын юллары авыруларыннан интегүчеләр 1 процентка арткан

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 23-29 ноябрьдә кискен тын юллары белән авыручыларның 13 мең 906 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 36,5 процент авыру туры килә дигән сүз, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 24,09 процентка түбәнрәк. Шуңа кадәрге атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 0,9 процентка арткан.
Казанда кискен юллары вирус инфекциясе белән авыруның 6 мең 710 очрагы теркәлгән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 6,8 процентка түбән, ә узган атна белән чагыштырганда, 2,2 процентка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International