Татарстанда 19-25 ноябрьдә 30 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Иң күп очрак Казанда (11) теркәлгән. Бу чорда ТР Түбән Кама районында 4 очрак ачыкланган, ТР Яшел Үзәндә – 3, Тукай, Лениногорск, Азнакай районнарында – 2 шәр, Чаллы, Әгерҗе, Арча, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарында – берәр.