ТРда 10 айда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә инвесторлар тарафыннан тере үлчәмдә 101,4 мең тонна терлек, 149 мең тонна кош-корт үстерелгән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда быел 10 айда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә инвесторлар тарафыннан тере үлчәмдә 101,4 мең тонна терлек (100%) һәм 149 мең тонна кош-корт (109%) үстерелгән.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада сөт җитештерү үсеше 4% (+ 38,6 мең тонна) тәшкил итә. Иң күп артым «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖендә (+ 6,9 мең тонна), ОАО «Красный Восток» агрохолдингында шулай ук арткан (+ 6,9 мең тонна). Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ» ҖЧҖендә (- 573,4 тонна), УК ООО «Органик Групп» ҖЧҖ ИК (- 518 тонна), «Авангард» АҖ (- 215 тонна) савым кимегән.

10 айда эре мөгезле терлек үсеше 1% тәшкил итә, дуңгыз ите җитештерү 1%ка кимегән. Гомуми җитештерелгән ит күләмендә дуңгыз ите 63% тәшкил итә, (63,7 мең тонна), сыер ите - 37%, (37,6 мең тонна).

Республикада эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызлар саны узган ел дәрәҗәсендә.

Эре мөгезле терлекләр саны түбәндәге предприятиеләрдә узган елга караганда арткан: «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ һәм «ТатАгрохим» ААҖ - 7%ка, «Чаллы Икмәге» АҖ - 6%ка, «Органик Групп»ҖЧҖ ИК - 3%ка.

Түбәндәге оешмаларда терлекләр саны кимегән: Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖ -18%ка, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ - 17%ка, Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ» ҖЧҖ - 12%ка,«Агросила групп» ЯАҖ - 2%ка, «Татплодовощпром» ЯАҖ - 1%ка.

Республикада 229,4 мең баш бозау туган, артым - 1%. Дуңгыз балалары саны, узган елга караганда, 1%ка арткан, соңгы айда - 2014 ел дәрәҗәсендә. Бозаулар буенча иң яхшы күрсәткечләр: «Сөт иле» ҖЧҖендә -(112%), «Союз-Агро» ҖЧҖендә - (111%), «Сервис Агро» ҖЧҖендә - (110%). Түбән күрсәткечләр: Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖендә - (57%), «Татплодовощпром» ЯАҖендә - (91%), «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖендә - (88%).

Татарстан Республикасы буенча бозаулар үлеме (тууга карата) 6% тәшкил итә, дуңгызларныкы - 13%. «Сөтиле» ҖЧҖендә бу күрсәткеч - 11%, «Чаллы Икмәге» ЯАҖендә - 9%, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖендә - 8%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International