Татарстанда инвесторлар тарафыннан соңгы 10 айда 517,9 мең тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда быел 10 айда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә инвесторлар тарафыннан 517,9 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 104%) җитештерелгән.

Савым сыерларның иң югары продуктивлылыгы Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖендә - 7973 кг тәшкил итә, аннары рейтингта «Кулон» АФ ҖЧҖ - 5919 кг, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ - 5666 кг. Республикада уртача савым 4259 кг булган.

Түбәндәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күрсәткечләр кимрәк: «Сөт иле» ҖЧҖ - 3274 кг, «Арча» ҖЧҖ - 3307 кг, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ - 3142 кг, «Нурлат сөте» ҖЧҖ - 3093 кг, Нурлат муниципаль районының «АгроМир» ТД ҖЧҖ - 3435 кг, Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖ - 3609 кг, «Татплодовощпром» АҖ - 3720 кг.

Әлеге мәгълүматлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International