2012 елда барлыкка килгән “Агролидер” кооперативы, дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән, Татарстанның Мөслим районында халыкка 27 меңгә якын каз бәбкәләре өләшкән иде. Бүген кооперативның сугым цехы халыктан китерелә торган шушы казларны эшкәртеп, сатуга чыгару белән шөгыльләнә. Сугым цехында бер сменага 300 баш каз суела.
Ул тирән эшкәртү узып, махсус упаковкага тутырыла. Кошның шулай ук эчке органнарын да сатуга чыгарабыз, ди кооператив җитәкчесе Ирек Хәмәдишин. Сугым цехында 30 га якын кеше эш белән тәэмин ителгән, дип белдерә Мөслим җирле басмасы.