Самара өлкәсеннән кайткан бодай һәм арпаны тикшерү зарур

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 Бөгелмә, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарының кайбер хуҗалыклары бодай һәм арпа орлыкларын Самара өлкәсеннән кайтаралар, анда карантинга дучар чүп үләне – амброзия (трехраздельная) киң таралган.

Моны кисәтү өчен, дип искәртәләр Татарстан буенча Россельхознадзорда, карантинга дучар йөкләрне һәм материалларны, шулай ук транспорт чараларын җентекләп тикшерү үткәрү зарур. Орлык материалын алып кайтканда, карантинга дучар объектлардан файдаланучылар бу турыда Россельхознадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр, дип белдерә Ютазы районы басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International