Киләсе ел җәй район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар. Бу эш бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе кысаларында узачак, дип искәртә Лениногорск районы газетасы.
Район буенча унике меңгә якын объект исәпкә алыначак, бер сан алучыга чама белән 460 объект туры килә. Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде. Аңа фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалык алып баручылар, шәһәрдәге кайбер шәхси йортлар, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә. Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак, диелә язмада.