Татарстанда көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю эшләре тәмамлану алдында

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, яңгырлы һава шартлары уңыш җыюның барышын бераз тоткарлады, 6 һәм 15 мең гектар мәйданда кукуруз һәм көнбагыш җыелып бетмәгән, һәм шушы көннәрдә бу эшләр тәмамланачак.

Республикада туфракны төп эшкәртү процессы дәвам итә, бүгенгә 1,7 млн гектар җир эшкәртелгән. Марат Әхмәтов бу өлкәдә уңышлы эшләгән районнарны атады: алар – Әтнә, Саба, Теләче, Зәй, Балтач районнары.

Министр шулай ук 2016 елга орлык әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Республика буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларга ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә, орлык өчен 365 мең тонна салынган.

Республика буенча бәрәңгенең тулаем җыемы 1,5 млн. тонна тәшкил итә. Киләсе елга бәрәңге утырту мәйданнары якынча 10 мең гектар исәпләнә. Орлык тулы күләмдә салынган.

Кукуруз, рапс, көнбагыш орлыгын әзерләү бара, алар республикага читтән кертелә, тәэмин итүчеләр белән эш алып барыла, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International