РФ мөселман киемнәре дизайнерлары эшләре бер сайтка берләштереләчәк

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Алдагы 2-3 ай эчендә Россиянең мөселман киемнәре иҗат итүче сәләтле дизайнерлары һәм модельерларының эшләре, шулай ук бу өлкәдә әле эшли генә башлаучыларның иҗат җимешләре белән танышырга мөмкин булган сайт эшли башлаячак. Ул РФ мөселман дизайнерлары берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә РФ һәм ТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина хәбәр итте. “Бренд саналган мөселман киемнәре кибетләренең һәркайсының үз интернет сайты бар һәм эшли. Әмма әле яңа гына иҗат итә башлаган дизайнерлар мондый ресурсларга ия түгел. Алдагы 2-3 ай эчендә без Россия мөселман киемнәре дизайнерлары эшләрен берләштергән сайт ачарга ниятлибез”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International