10 һәм 12 декабрь көннәрендә Татарстанда − Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле гастрольләре.
Концерт кичә Яр Чаллы шәһәре Орган залында узган. Иртәгә исә фольклор ансамбль Казанның “Пирамида” комплексында чыгыш ясарга тиеш.
Кырымлыларның Татарстанга мәдәни сәфәре турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә бәян ителде.
Журналистлар белән очрашуда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Сервер Какура һәм танылган җырчы Әминә Мостафаева катнашты.
Сервер Какура хәбәр иткәнчә, гастрольләр уздыруга акча Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән һәм ансамбль беренчеләрдән булып Татарстанга килергә ниятләгән. “Безне уртак тарихыбыз берләштерә. Сез безнең кан кардәшләребез”, - дип гамәлне нигезләде ул.
Ансамбль татарстанлыларга 1 сәгать тә 40 минутлык программа тәкъдим итә. Барлыгы 35 кешедән торган коллектив, төбәгебезне якын итеп, Кырым татарлары җыр һәм биюләрен алып килгән, 12 кешелек оркестр Кырым татарлары музыка уен коралларында милли музыка ядкарьләре үрнәкләрен ишеттерә. Коллективның сәнгать җитәкчесе сер итеп кенә әйтте: тамашада Казан татарлары җырларын да ишетергә мөмкин булачак. “Әлегә нинди җырлар икәнен әйтә алмыйм, әмма алар гасырлар буена җырланып, халык тарафыннан яратып башкарыла торган әсәрләр”, - диде Сервер Какура. Киләчәктә дә гастрольләр алмашу, әлеге проектның киләчәге булсын иде, дигән теләктә кырымлылар.
2009 елда Кырымда балалар арасында “Сөембикә варислары” фестивале уздырыла башлады. ТР җырчысы Гөлзада Сафиуллина инициативасы белән оештырылган иҗади бәйгедә бик күп сәләтле яшьләр катнашты. Бүген матбугат вәкилләре белән очрашуга килгән Әминә Мостафаева шул бәйге аңа артист булырга этәргеч ясавын ассызыклады һәм Гөлзада Сафиуллинаны үзенең укытучысы дип атады.
“Татарстан һәм Казан, аның мәдәнияте белән танышуым әлеге конкурстан башланды. Мин сезнең җырларны яратып тыңлыйм, өйрәнәм”, - диде ул һәм Казан татарлары җырын башкарды.
Фольклор әсәрләрен туплауга килгәндә, ансамбль иске язмалардан файдалана.“Бер үк җырның 6-7 варианты булырга мөмкин. Без ул вариантларны туплап, өйрәнеп, тикшереп, бер варианты нигез итеп алабыз һәм башкарабыз. Биюләр дә бездә буыннан-буынга тапшырыла”, - диде Сервер Какура. Ул шулай ук хореография буенча база мәктәбе булмавын, киләчәктә мондый мәгариф учреждениесе ачарга теләкләре булуын билгеләп үтте. Элеккеге музыка уен коралларын торгызу, аларны табу һәм ясату кыенлыклары мәсьәләсе актуальлеген кузгатты.
“Къырым” фольклор ансамбле Россия буйлап кына түгел, чит илләргә дә гастрольләргә йөри. Румыния, Болгария, Төркия кебек дәүләтләрдә аларны аеруча да яратып кабул иткәннәр.
“Къырым” коллективы 1990 елда Симферопольда оешкан. Шул уңайдан 20 декабрь көнне ансамбль Кырым тамашачысына зур концерт күрсәтергә җыена.
“Безнең чараларыбыз һәрвакыт зур аншлаг белән уза, тамашачыбыз яратып кабул итә. Чөнки үз мәдәниятен, җыр һәм биюләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаруны алар шул концертларда гына күрә ала”, - дип саный Сервер Какура.