Кичә Мәскәүдә Беренче Россия милли музыкаль премия тапшырылды. Ул Игор Крутой, Игорь Матвиенко, Максим Фадеев, Константин Меладзе, Виктор Дробыш, Иосиф Пригожин, Григорий Лепс, Яна Рудковская, Эмин Агаларов, Николай Басков, Филипп Киркоров тарафыннан гамәлгә куела.
“Опера җырын иң яхшы башкаручы” номинациясендә беренчелекне Татарстаннан Аида Гарифуллина яулады. Ул Хибла Герзмава, Мария Гулегина, Любовь Казарновская һәм Анна Нетребко кебек танылган җырчылардан өстенрәк булып чыкты.
Җырчының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Аида Гарифуллина премияне шәхсән кабул итеп ала алмаган, чөнки ул дөнья операсы йолдызы Андреа Бочелли белән Америка буйлар турнеда.
“Иң яхшы фолк башкаручы” номинациясендә Казаннан Тина Кузнецова катнашкан, әмма бүләк Пелагеяга эләккән.
Яңа премия сыны “Прима” дип атала.