Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда район үзәге, Кече Карамал, Бәрлегуҗа, Олы Кариле авылларыннан чакырылган кунаклар катнашында Самовар бәйрәме булды. Залда төрле чорда эшләнелгән самоварлардан күргәзмә оештырылган иде.
Татар халкында самоварларны куллана башлау, аларның төрләре, көндәлек тормышта, бәйрәм табыннарында тоткан урыны, әһәмияте хакында музей директоры Рәсимә Идиятова кызыклы мәгълүмат бирде, дип яза районның “Идел таңнары” басмасы.