Декабрь уртасында Франциядә Казанның Социаль көнкүреш муниципаль музее “Яңа ел әкияте” күргәзмәсен тәкъдим итә. Чара борынгы “Château des Quintarets” замогында узачак. Экспозициянең нигезен Яңа ел бәйрәменең төп атрибутлары алып тора: Кыш Бабай һәм Кар Кызы. Музей коллекциясендә аларның саны йөздән артып китә, һәм аларның барысы да совет чорында ясалган.
Күргәзмә, мэриядән хәбәр итүләренчә, “Château des Quintarets” замогы хуҗалары, “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе һәм музей хезмәткәрләре берләшмәсе ярдәмендә оештырыла.