Яңа ел тирәсендә Казан буйлап брендланган 5 автомобиль тамашалар күрсәтеп, кешеләрне сыйлап йөриячәк

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Казан буйлап 5 мобиль театр брендланган автомобильләрдә тамашалар куеп, кешеләрне мандариннар белән сыйлап йөриячәк.

Аерым алганда, 29, 30, 31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда гамәлдә булачак шушы күчмә театр һәм цирк артистлары 7 кичтә 140 спектакль күрсәтмәкче. Әлеге мобиль театрлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда, мисалга, паркларда, Казансу яры буенда кинәт тукталып, кичке 5тән 9га кадәр 4әр тамаша күрсәтергә планлаштырган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова шундый мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International