13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Попечительлек советы рәисеМинтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТР делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен, Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы шартларда бүген Эрмитажның төп штабында ачыла.
Кичә кич Татарстан республикасы исеменнән кабул итү чарасы булды, анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм башка рәсми затлар чакырылган иде. Чарада кунаклар заманча шартларда ЮНЕСКО эшчәнлегенең әһәмияте артуы, ЮНЕСКО белән Россия Федерация арасында яңа хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Минтимер Шәймиев, хәзер Татарстан мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнә, күп кенә кунаклар бу процессларның шаһитлары булып тора, дип билгеләп үтте.
Ул ТР Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Мәдәният министрлыгы каршындагы ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә, Россия билгеле тәнәфестән соң ЮНЕСКОның 70 еллыгында ИККРОМ да яңадан әгъза булуы өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев РФ мәдәният министрына мөрәҗәгать итеп, илкүләм һәм Бөтендөнья мәдәни мирасны саклау эшендә Россия Федерациясенең Мәдәни мирасын саклау турындагы конвенция ратификациясе омтылыш булыр иде, диде. Ул шулай ук Ирина Боковага Россиягә килергә вакыт тапканы өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең дөнья илчеләрегез күп, әмма иң баш илче - ул Сез, ә без - сезнең ярдәмчеләр”, - диде.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, үз чиратында, IV халыкара мәдәни форумны ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышларга карар иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең юбилей елы даими үсеш алучы һәм Европаның иң җәлеп итүчән мәдәни форумнарының берсе, мондый абруйлы форум белән тәмамлануы зур горурлык, диде.
“Минем өчен Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән ЮНЕСКО дусларын күрү күңелле. Мин Татарстанда үткәрелгән көннәрне дулкынлану белән искә алам. Без Минтимер Шәрип улы белән Казан урамнарында йөрдек, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Болгарда булдык. Кешеләр белән аралашканда, аларның бу комплексның тарихи һәйкәлләренә сакчыл мөнәсәбәтен күрдем. Минтимер Шәймиевнең зур лидер һәм аны ни өчен кешеләр яратуын беләм, чөнки ул россиялеләр, татарлар, барлык кешеләр өчен мөһим нәрсәләр белән шөгыльләнә. Мәдәни мирас – ул безнең үткәнебез. Хәзер без мәдәни мирасларны җимерүләрен күрәбез, минемчә, бу кешелеккә каршы җинаять. Экстремистлар кешеләр меңләгән еллар булдырган, гасырлар буе саклаган нәрсәләрне җиңел генә җимерәләр. Алар моны тарихтан курыкканга эшлиләр. Ә без тарихтан курыкмыйбыз, чөнки тарих безне өйрәтә дип саныйбыз. Нәкъ менә тарих дәресләре безне бергә яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә, үз мәдәниятебезне белергә һәм башкаларның мәдәниятләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу бик мөһим”, - диде ЮНЕСКО генераль директоры.
Ирина Бокова бу мәдәни форум нәкъ менә шундый юллама белән башланыр дип өметләнә. Россия ЮНЕСКОның күптәнге мөһим әгъзасы, дип билгеләп үтте ул. “Россия һәрвакыт ЮНЕСКО эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үз өлешен кертте. Бу ЮНЕСКОның иң күп кафедрасы булган ил. Бүген Россиянең көче – ул мәдәни күптөрлелек”, - дип ассызыклады ул.
РФ мәдәният министры Владимир Мединский, Ирина Бокова фикерен дәвам итеп, хәзер һәйкәлләр һәрвакытта та белмәгәннән генә ишелми, дип билгеләп үтте. “Бокова ханым, алар үз тарихыннан куркалар, дип бик тирәнтен искәрмә ясады. Алар бабалары булдырган һәйкәлләр фонында вак җанлы булып күренүдән куркалар. Нәкъ менә хәзер ЮНЕСКОның әһәмияте нык үсте, чөнки ЮНЕСКО мәдәниятнең безнең артта соңгы чик булуына игътибарны юнәлтеп, безнең истәлек-һәйкәлләрне сакларга тиеш. Аннары - упкын, сугыш. Беркайчан да артка бу адымны атларга ярамый”, - диде ул.
Чарада Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, Россиянең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели, «ФосАгро» ААҖ генераль директоры Андрей Гурьев һ.б. чыгыш ясады.
Анда шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары да катнашты: “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитет рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.