Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург мәдәни форумын ачуда катнашты

2015 елның 4 декабре, җомга

 Кичә “ЮНЕСКОның 70 еллыгы, дөнья мәдәни мирасын саклау – глобаль дөньяның ныклы үсеше” IV Санкт-Петербург мәдәни форумының пленар утырышы уздырылды. Дәүләт Эрмитажында узган утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Утырышта катнашучылар ЮНЕСКОның Россиядә һәм дөньяда мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә эшчәнлеге буенча фикер алыштлар. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия Музейлар берлеге президенты, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский чыгыш ясады.

“Санкт-Петербург - зур язмышлы, зур казанышлар һәм авыр сынаулар узган шәһәр. Ул кешеләренең Икенче Бөтендөнья сугышы елларында көчле рухын хәтерли һәм үзе дә тормышның үлемне җиңүе, кешеклекнең вәхшилекне, рәхимсезлекне җиңү символы булып тора. Монда ЮНЕСКО миссиясенең әһәмияте нык сизелә: кешене саклау һәм үстерү, гуманлык һәм мәгърифәтчелек кыйммәтләрен этәрү өчен дөньяны берләштерү”, - диде Президент Владимир Путин.

Аннары мәртәбәле кунаклар, шул исәптән республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мария театрына килде, яңа сәхнәдә IV Санкт-Петербург мәдәни форумы ачылу тантанасы узды. Чара кысаларында эстафета Әдәбият елыннан Россия киносы елына тапшырылды. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. “Биредә, бу залда, Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, талантлы кешеләр, сәләтле яшьләр, чит ил кунаклары бар. Бу уникаль сәләтләр тупланышы үзенчәлекле атмосфера тудыра, изгелек, камиллек һәм иҗади юмартлык белән тулыландырыла. Бу мәдәният кешелеккә ачкан шул үрләр. Алар, һичшиксез, форум эшендә ориентер булачак. Без Кино елына старт бирәбез һәм Әдәбият елына йомгак ясыйбыз, - дип билгеләп үтте Россия Президенты. - Киләсе Кино елы шундый ук кызыклы, ачык, иҗади булачагына шигем юк, ул безнең җәмгыятьтә югары мораль принципларны һәм эстетик зәвыкларны раслауга тагын бер адым булачак. Безнең кинематографиянең бөек казанышларын искә төшерәчәкбез, Россия киноиндустриясен үстерү өчен иң яхшы чаралар табарга тырышачакбыз”, - диде ул.

Аннары чара Россия киносының танылган артистлары катнашында Россия кинематографиясе тарихы һәм бүгенге үсеше турындагы кызыклы тамаша белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International