Классик язучы Гариф Ахунов иҗатын яратучылар әдәби-музыкаль кичәгә чакырыла

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

 Бүген сәгать көндезге 4тә ТР дәүләт сынлы сәнгать музее “Хәзинә” милли сәнгать галереясына (ул Казан кремлендә урнашкан) “Гариф Ахунов: хәзинәле гомер” китабын тәкъдим итү чарасына чакыра. Татар һәм рус телләрендә “Рухият” фонды тарафыннан 376 битле итеп 1500 тираж белән чыгарылган басма Г.Ахуновның очеркларын, мәкаләләрен, эссе һәм хикәяләрен туплаган, шулай ук язучы турында хәтирәләр, замандашларының тезмә һәм чәчмә формада багышлаулары урын алган. Китап, беренче чиратта, мәктәпләргә, китапханәләргә, музейларга биреләчәк, диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.

Китап туе исә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның (1925-2000) тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырылачак "Солнечный город Гарифа Ахунова" әдәби-музыкаль кичә кысаларында үткәрелә. Кичәне шагыйрәләр – Гариф Ахуновның кызы Наиля Ахунова белән Ольга Левадная алып бара. Шушы мәдәни чарага керү – бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International